Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җитми туган якларга

Узды явып җылы яңгыр – Аңлады, көттермәде. Артыннан ук килә чыгып Салават күперләре.

Узды явып җылы яңгыр –

Аңлады, көттермәде.

Артыннан ук килә чыгып

Салават күперләре.

Аңлашканнар – җир белән күк

Гамәлләре изгедән.

Ялтырый су, әз генә дә

Ким түгелдер көзгедән.

Тау битендә җиләк пешкән,

Болыннары – шау чәчәк.

Минем кебек хыялыйлар,

Исереп йөриячәк.

Тирәкләрдә – сандугачлар,

Чәчәкләрдә – бал корты.

Ял итәргә телим дисәң,

Бу бит әзер ял йорты.

Караплар торам таң калып,

Таңнар ата алланып.

Уза рәхәт җәйге көннәр,

Бер-берсенә ялганып.

Бу илаһи гүзәллекне

Ничек бозмый сакларга?

Тотасыз да чит ил, дисез,

Җитми туган якларга!

"КУ" 9 (сентябрь), 2016

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев